30 октябрь 2018 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнехановка Гарәп Әмирлекләрендә ислам икътисадын үстергән өчен бүләк тапшырдылар
Islamic Economy Award премиясе Дубай ислам икътисадын үстерү үзәге тарафыннан 2013 елда гамәлгә куелган.
-
Киләсе елда Татарстанда 45 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк
2012 елдан бирле авыл җирлегендә медицина тармагын модернизацияләү буенча республика программасы гамәлгә ашырыла.
-
Казанда өч яңа сырхауханә төзергә җыеналар
Киров һәм Яңа Савин районнарында медицина учреждениеләрен якындагы өч елда төзү ниятләнә.
-
Тикшерү комитеты җитәкчесе халыкны кабул итә
11 ноябрьдә 15-19 сәгатьләрдә Менделеев районара тикшерү бүлегендә (Менделеев шәһәре, Фомин, 19) тикшерү комитеты җитәкчесе Илдар Шәфигуллин халыкны кабул итә.
-
“Кичке Таң“ заказнигында – яңа җитәкче
МӘННАПОВ Руслан Ромель улы “Кичке Таң“ Дәүләт табигый заказнигы җитәкчесе итеп билгеләнде.
-
Татарстанда 2018 елда 300гә якын ятим бала өй туе үткәрәчәк
13 муниципаль районда яшәүче ятим балалар гомуми бәясе 150 миллион сум тәшкил иткән торак алган инде.
-
Каникуллар көннәре билгеләнде
Көзге каникул - 7 көн, кышкысы 14 көн булачак.
-
Казан һәм Бигеш аэропортларына финалдагы өчәр исем өчен тавыш бирү башланды
Республика халкына 7 ноябрьгә кадәр һәр аэропорт өчен өч исемне ачыкларга кирәк булачак.