Двигательне 75 яки 90 градуска кадәр җылыту да кирәкми
Әгәр кышын машинаны кабызып та шунда ук кузгалып китсәң, двигательгә зур йөкләнеш киләчәк, һәм нәтиҗәдә, двигатель тизрәк тузачак. Бу хакта «Татар-информ»га автоэксперт Константин Лигачев хәбәр итте.
«Шул ук вакытта, двигательне 75 яки 90 градуска кадәр җылыту да кирәкми. Двигательне кабызганнан соң 5 минуттан соң да кузгалып китәргә мөмкин», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Ул өстәп әйткәнчә, еш кына заманча машиналарга автокабызу системасы куела, ул кирәкле температурага җиткәч, двигательне автоматик рәвештә сүндерә. Кагыйдә буларак, автоматик сүнү 10-15 минуттан соң була, дип билгеләп үтте Лигачев.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев