Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Автомобильдә йөрергә яратучылар өчен киңәшләр

Бу кагыйдәләрне үтәгән очракта сез үзегезгә дә, башкаларга да юл иминлеген тәэмин итә аласыз

 1. Машинаны әзерләү
Кышка керер алдыннан аккумуляторның төзеклеген тикшерегез.Салкын һава торышы аның эшчәнлегенә начар йогынты ясарга мөмкин. Кирәк дип уйласагыз, машина маен кышка алыштырыгыз. Кышкы май куерак, шуңа күрә двигательне түбән температураларда яхшырак саклый.

Кышкы шиналарны вакытында куегыз. Алар карлы-бозлы юлларга яхшырак эләгә.

Машинаны кардан һәм боздан чистарту өчен яңа щетка һәм каезлагыч алып куегыз.

Дворникларның ничек эшләвенә зур игътибар бирегез. Аларны да  вакытында алыштыру зарур.

2. Юлда иминлек
Юлларда акрын һәм чамалап йөрегез. Шугалак юлларда тормоз юлы озыная. 

Алда баручы машина белән аралыкны саклагыз. Бу кисәк туктаган очракта сезне бәрелүдән саклап калачак.

Кискен маневрлар ясамаска тырышыгыз.Руль һәм педальләр белән салмак идарә итү автомобильне контрольдә тотарга ярдәм итәчәк.

Тау битеннән түбән тизлектә төшегез. Бу тормозга нагрузканы киметәчәк һәм аның артык кызуына юл куймаячак. 

3. Запас кирәк-ярак
Машинада үзегез белән һәрвакыт көрәк, бер капчык тоз һәм ком йөртегез. Алар машина карга кереп баткан очракта кирәк булачак.

Багажникка җылы киемнәр, фонарь, телефон өчен зарядник, аптечка салырга онытмагыз.

Машинада кайнар чәй салынган термос һәм тамак ялгап алу өчен бераз ашамлык йөртү дә яхшыга булыр.

4. Машинаны парковкага урнаштыру һәм саклау
Машина саклау өчен түбәле урын сайлагыз. Түбә аны кар-бураннардан саклаячак. 

Машина моторын махсус юрган яки каплавыч белән ябып куегыз. Бу ысул аңа иртән тизрәк җылынырга ярдәм итәчәк.

Юлга кузгалыр алдыннан машинаның түбәсен һәм капотын чистартыгыз. Бу боз сөңгеләре барлыкка килүне булдырмый һәм капотны зыян килюдән саклый.

5. Юлда тәртип саклау
Машина фараларын көндез дә яндырып барыгыз. Бу сезнең машинаны юлда хәрәкәтләнүче башкалар өчен дә күренә торган итәчәк. 

Җәяүлеләргә дә игътибарлы булыгыз. Юл шартлары начар булганда, алар көтмәгәндә килеп чыгарга мөмкин.

Юл йөрү кагыйдәләрен бозмагыз һәм башка йөртүчеләргә дә ихтирамлы булыгыз. 

Бу кагыйдәләрне үтәгән очракта сез үзегезгә дә, башкаларга да юл иминлеген тәэмин итә аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев