Бакчачыга киңәшләр
Файдалы киңәшләр

Бакчачыга киңәшләр

Утыртыр алдыннан – тозлы суга

Суганны туфракка утыртыр алдыннан тозлы суга салып тотарга кирәк, диләр бакчачылар.

Болай эшләгәндә суган чебене, кортлар, талпаннар ияләшми икән.

Моның өчен утыртыр алдыннан 1 литр суга 1 аш кашыгы тоз салып суганнарны әлеге катнашмада 2 сәгать тотабыз.

Аннан берничә тапкыр чиста суда чайкыйбыз.

Аннан соң 40­50 минутка алсу төстәге марганцовкалы суга салабыз.

Бу ысул суганнар төрле чирләргә бирешмәсен өчен эшләнә. 
 

*Изображение сгенерировано с помощью нейросети. 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев