Ботка пешерүнең дә сере бар
Тиешле вакыт кайнатсаң гына тәмле була
Ярма белән сыеклыкны дөрес күләмдә салсаң һәм тиешле вакыт кайнатсаң гына ботка тәмле булып пешә. Бу хакта Кызыл таң яза.
Карабодай боткасы: 1 стакан ярмага 2 стакан сыеклык салына, 15-20 минут пешә.
Тары боткасы: 1 стакан ярмага 3 стакан сыеклык салына, 45-50 минут пешә.
Арпа боткасы: 1 стакан ярмага 2 стакан сыеклык салына, 60 минут пешә.
Манный боткасы: 1-2 аш кашыгы ярмага 1 стакан сыеклык салына, 4-5 минут пешә.
Дөге боткасы: 1 стакан ярмага 2-3 стакан сыеклык салына, 15-20 минут пешә.
Солы боткасы: 1,5 стакан ярмага 1 л сыеклык салына, 5-6 минут пешә.
Фото: https://ru.freepik.com/
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев