Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Чәчкә сагыз ябышса, нишләргә?

Май белән сагызны чистартып була

Баланың чәченә сагыз ябышса, кайчыга тотынырга ашыкмагыз. Киңәшләр сайтында 2 ярдәм ысулы чыкты, дип яза "Интертат".

Аш серкәсендәге кислота сагызны эретә, димәк, аны чәчтән аралап алу уңайлырак булачак. Сагыз ябышкан урынны аш серкәсе белән чылатыгыз, берничә минут көтеп торыгыз. Аннары сагызны тарак белән акрын гына чистартыгыз.

Май белән дә сагызны чистартып була. Мамык тампоннары һәм үсемлек мае алыгыз. Мамыкны май белән чылатып, сагыз ябышкан урынга куегыз. Бераздан сагыз йомшарыр. Шуннан соң җайлап кына чәчләрне аралап, сагызны алыгыз.

Сагызны чистартып бетергәч, чәчне яхшылап юарга кирәк, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев