Иң мөһиме – вакытны югалтмау
Әгерҗе районында яшәүче 12 яшьлек кыз бакчада әнисенә булышканда кара елан чагудан зыян күргән. Ярый әле, кыз кулына перчатка кигән булган. Еланның бер теше кызның кулына кадалган, ә икенчесе перчаткада эләгеп калган.
Шуның аркасында агулану дәрәҗәсе җиңелрәк булган. Лераны ашыгыч рәвештә Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәгенә юллаганнар. Кыз үзенең 12 яшьлек туган көнен хастаханәдә каршы алган.
БЕЛЕП ТОРЫГЫЗ:
елан чакканда иң мөһиме – вакытны югалтмау;
тизрәк ашыгыч ярдәм чакыртыгыз;
зыян күрүчене яткырыгыз, чагылган урынны хәрәкәтсезләндерегез;
чаккан урынны су белән юып яки дымлы салфетка белән сөртеп алыгыз;
күбрәк су эчерегез.
ЯРАМЫЙ:
Чаккан урыннан өстәрәк жгут салырга ярамый (кан әйләнешен бозачак), бу урынны кисеп җибәрергә (канны туктатып булмаячак һәм агу тагын да тизрәк таралачак), аңа боз яки җылы компресс куярга да киңәш ителми.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев