Электрон сертификат ярдәмендә уңайлы
Социаль фондның Әгерҗе районы бүлекчәсе исегезгә төшерә
Татарстанда ел башыннан инвалидлыгы булган 2985 кеше тернәкләндерүнең техник чараларын (ТСР) һәм протез-ортопедия эшләнмәләрен электрон сертификатлар ярдәмендә сатып алган.
Социаль фондның Әгерҗе районы бүлекчәсе исегезгә төшерә: электрон сертификат – гражданнарга реабилитация һәм абилитация программасында (ИПРА) тәкъдим ителгән кирәкле техник чараларны оператив сатып алу мөмкинлеге бирүче чара ул. Әлеге исемлеккә кресло-коляскалар, протезлар, ортезлар, абсорбацияләүче киемнәр һәм башкалар керә.
"Сертификат алуга инвалидлыгы булган, производствода бәхетсезлек очракларыннан зыян күргән яки һөнәри авыру алган гражданнар хокуклы. Аны Дәүләт хезмәтләре порталы аша, Социаль фондның клиент хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итеп алырга була”, ди Клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев