Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Газ белән шаярырга ярамый

Тиешле таләпләрне төгәл үтик

Күптән түгел Азнакайда сөрем газы белән агуланган алты кешенең дүртесе – балалар. Үзебезне һәм якыннарыбызны әнә шундый фаҗигаләрдән ничек чикләргә мөмкин булуы турында район газ-эксплуатация хезмәте начальнигы Рифат МӨСТӘХИМОВ белән әңгәмә кордык. 

–    Рифат Рифкатович, бәхеткә, соңгы елларда безнең рйонда мондый фаҗигаләр булганы юк. Шулай да алдагылары турында газета укучыларыбызның исләренә төшерик әле. 
–    Чыннан да, күпкатлы йорт фатирында (ярымподвал бинада) газ сөреме белән тулы бер гаиләнең агуланып үлүен әгерҗелеләр хәтерлидер әле. Тикшерү раслаганча, төтен чыгу юлы тыгылган булган. Икенче очрак Исәнбайда шәхси йортта булды. Температура алмашы аркасында төтен чыгу юлында боз барлыкка килгән. Ул чакта бер кеше һәлак булган иде. Зыян күрүченең берсе исән калды. 

–    Сөрем газы тиз һәм сиздермичә генә үтерүе белән куркыныч, диләр... 
–    Чөнки аның төсе дә, исе дә юк. Сөрем газы – утын, күмер, газ һәм башка төр ягулык янганнан соң калган продукт ул. Чыгу юлын тапмаса, бина эчендә кала. Кеше үзенең агуланганын аңламаска да мөмкин. Бераздан аңын югалта. 20 минут эчендә үлүе дә ихтимал. Үзеңне һәм якыннарыңны фаҗигадән саклыйм дисәң, мичләрдән, электр җылыткычларыннан, газ җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. 

–    Даими рәвештә тарту көчен тикшереп тору да мөһим...
–    Монысы – иң беренче чиратта! Тарту бар икән, димәк, сөрем газына чыгар юл да бар. Шуны онтымагыз: күпкатлы йортларда сөрем һәм вентиляция каналларының торышы өчен идарәче компания җавап бирә. Алар тарту көчен ел саен тикшереп торалар. Ә менә шәхси йортта хуҗа үзе яки бинадан файдаланучы тикшерә. Әгәр сез мичкә ягып җылытасыз икән,  мичтә ярыклар бармы-юкмы икәнлеген, төтен юлының төзеклеген һәм тыгылмаган булуын вакыты-вакыты белән карап торырга кирәк. 

Әгәр өегез газ белән җылытыла икән, сөрем чыгу юлын һәм вентиляция каналын елга кимендә өч тапкыр тикшереп торыгыз. Сөрем газы чыгу юлын шифер яки башка әйбер белән ябып кую тыела. Вентиляция каналларының һәм торбаларның өске өлеше катмау һәм тыгылмау да мөһим. 

Тарту көченнән тыш, бинага һава да керергә тиеш. Элек тәрәзә кысалары агачтан ясалган иде һәм ярыклардан һава йөреп торды. Хәзер бөтен кешедә дә – тыгыз пластик пыяла пакетлар. Шуңа күрә әле яңа гына газ кертүчеләргә без һава кертүче клапанлы пыяла пакетлар куюны таләп итәбез. Аларны аерым да алырга була. 

Шулай ук бинаны ешрак җилләтүне дә гадәткә кертегез. 

–    Хәзер төтенләү булганда реакциягә кереп тавыш бирүче янгын куркынычсызлыгы кисәткечләре бар. Сөрем газына реакциясе булган датчиклар юкмы?
–    Бар. Әйтик, стенага урнаштырыла торган газ казаннары, сөрем газы булган очракта, җиһазны автомат рәвештә сүндерәләр. Махсус кибетләрдән датчикларны аерым сатып алырга да була. Бу очракта шунысын онытмагыз: әлеге датчиклар һавада сөрем газы барлыгын кисәтсә дә, җиһазны сүндерми. 

Җиһаз дигәннән, аны үз белдегең белән ремонтлауга да алынмагыз. Газ приборларының, сөрем газы чыгу юлларының һәм вентканалларның конструкцияләренә үзгәрешләр кертү тыела! Газ җиһазын фәкать белгеч кенә карый һәм ремонтлый ала. 
Хәзер берәр нәрсә ватылса, интернеттан карап ремонтлау модага керде. Анда нинди генә киңәш бирүчеләр юк?! Шуны онытмагыз: газ белән шаярырга ярамый.   

–    Бу аңлашыла да. Юкка гына сезнең хезмәткәрләр ел саен техник күзәтү уздырмыйлардыр?
–    Әйе, техник күзәтү барышында, иң беренче чиратта, тарту көче барыгы-юклыгы, аннан газ җиһазларының төзеклеге тикшерелә. Соңынан эшләнгәннәргә акт төзелә. Моннан тыш, торакта яшәүчеләр белән әңгәмәләр, инструктажлар уздырыла. 
Без райондагы һәр фатирны, һәр йортны тикшерергә тиеш. Бу хакта сөйләгәндә, шунысын да әйтми мөмкин түгел: кайбер абонентлар газ җиһазлары янына кертмиләр. Алар моның белән законны бозалар. Һәр хуҗа шуны аңласын иде: әлеге гамәлләре аша алар үзләрен генә түгел, күршеләрен дә куркыныч астына куялар. Шуңа күрә бер-беребезгә хөрмәт белән карыйк һәм тиешле таләпләрне төгәл үтик. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев