Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Йомырканы кышка ничек сакларга? (ВИДЕО)

Оста хуҗабикә Тәския Вәгыйзова киңәше

Җәй көне авыл кешесе йомырканы кая куярга белми, ә кышын тавыклар йомырка салуны киметә. Минзәләдә яшәүче оста хуҗабикә Тәския Вәгыйзова социаль челтәрдәге сәхифәсендә кышка йомырканы катырып куярга киңәш итә. Бу хакта Интертат яза.

«Йомыркаларны сытарга, пакетларга яки контейнерларга тутырып, туңдыргычка куярга. Йомырканы блендер белән туглап та катырырга һәм сарысын «ватмыйча» да катырырга була. Каткан йомырканы туңдыргычтан алырга, азрак эрегәч, аның сарысын аерып алу бик җиңел. Токмач, чәкчәк, бисквит өчен пакетларга 5, 10 йомырка салып катырырга була», – дип сөйли Тәския ханым.

Кышын һәр хуҗабикәнең ризыкны сап-сары авыл йомыркасыннан пешерәсе килә инде. Катырырга икән – катырырга, туңдыргычта урын гына булсын.

Тәския ханымның видеосын караучылар үз ысулларын да тәкъдим иткән. «Мин йомырканы кабыгы белән катырам, чәкчәк һәм йомырка тәбәсе өчен дә менә дигән була» дип язучыга, «кабыклы йомырка урынны күп ала», «кабыгы белән катырмагыз, блендер белән болгатыгыз да, «эшең бетте кодагый» була бит» дип язганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев