Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Карлыган үстерүнең серләре

Алар белән Татарстанда яшәүче Габдулла Исмәгыйлев бүлешә

Бүген кара карлыган турында сөйләшик. Карлыган куаклары өчен дә чокырны 50 см киңлектә, 40 см тирәнлектә казыйбыз, дип яза «Ватаным Татарстан».

Чокыр казып, төбенә кара туфрак, 0,5 кг көл, 30-40 гр калий сульфаты, 200 гр суперфосфат салып, барысын бергә болгатырга һәм су сибәргә кирәк булачак. Утыртасы куакның ботакларында 3-4 бөре калдырып киселә. Ул җиргә 45 градус чамасы авышлыкта салына. 

Бу эшләр үсемлек өстәмә тамырлар һәм ботаклар җибәреп, матур куакка әйләнсен өчен эшләнә. Питомникта үскән вакыттагы муентыгы 7-10 см тирәнрәк итеп күмелә.

Мин “Селеченская” сортына тукталдым. Бу сорттагылар әллә ни биек булмаган, җыйнак куаклар. Май аенда чәчәк аталар. Бер чемдә 8-12 чәчәк. Җиләкләре июнь урталарында өлгерә. Өлгерешләре тигез, барлык уңышны берьюлы җыйнап алырга мөмкин. Тоткарлык чыгып, вакытында җыйнап алынмаса, озак кына коелмыйча тора. Искиткеч баллы, тәмле җиләкләр. Дегустация бәясе – 4,9 балл.

Куаклар үз-үзләрен серкәләндерә. Гөмбә, антракноз һәм ончыл чык авыруларына чыдам. Әмма бик яңгырлы, дымлы җәйләрдә антракноз белән ончыл чыкка бирешкәнлектән, аларны химия препаратлары белән эшкәртергә кирәк булачак.

Кыскача гына әйткәндә, карлыган үстерүнең әллә ни мәшәкате юк. Мин үзебезнең алты кешелек ике гаиләгә ике төп утыртырга телим. Иске бакчада бер төп “Ядреная” сорты җитә иде.

Уңышның бер өлеше суыткычта катырып куела, икенче өлешеннән кышлык кайнатма ясала. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев