Кемнәргә селедка балыгы ашарга ярамый?
Файдалы киңәшләр

Кемнәргә селедка балыгы ашарга ярамый?

Кечкенә балаларга да бу ризыкны ашатмау хәерле

Селедка – тәмле һәм файдалы ризык, үзе генә дә бер дигән кабымлык яки төрле ризыкларга өстәмә була ала. Бу хакта Интертат яза.

Әмма бу балыкны бөтен кешегә дә ашарга ярамый. Бу – организм үзенчәлекләренә бәйле. Бу хакта эндокринолог Елена Евдокимова сөйләде, дип яза «Газета.ру».

Табиб әйтүенчә, гипертоникларга сельдь балыгы ашмау хәерле.

Бу – балыкта тоз күп булу белән бәйле, тоз исә организмдагы сыеклыкны тоткарлый. Шуның аркасында тән шешенә, кан басымы күтәрелә.

Селедканы йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга ашарга ярамый.

Кечкенә балаларга да бу ризыкны ашатмау хәерле.

Өч яшькә кадәрге балаларга сельдь балыгын бөтенләй ашатырга ярамый, ә зуррак яшьтәге балаларга бу балыкны атнага бер-ике мәртәбә ашатырга мөмкин, әмма порцияләр кечкенә, ә балык үзе аз тозлы булырга тиеш, диелә бу хәбәрдә.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев