Көнкүреш техникасын ят исләрдән арындыру, сак тоту буенча файдалы киңәшләр
Яңа ел каникуллары ахырына якынлаша. Берничә көн дәвамында тәм-томнар белән шыгрым тулып торган суыткычны чистартып, ял иттерер вакыт җитте.
Сезгә суыткыч һәм морозильникны ят исләрдән арындыру, көнкүреш техникасын сак тотуның берничә нәтиҗәле ысулын тәкъдим итәбез.
1. Яхшылап чистарту
Эшне башлар алдыннан суыткычны электр челтәреннән сүндерегез.
Кухня техникасын ашамлыклардан арындырып, тартмаларын алып куегыз.
Җылы су, йомшак сыек сабын һәм уңайлы чүпрәк кулланып, суыткычны юыгыз.
Аеруча почмакларга һәм җөйле урыннарга зур игътибар бирегез. Аларны чистарту өчен иске теш щеткасы кулланырга мөмкин.
Юганнан соң өслекләрне йомшак тукыма белән яхшылап корытыгыз.
2. Ят исләрне уксус ярдәмендә бетерү
Су белән уксусны бертигез күләмдә салып (1:1), үзара болгатыгыз. Әзер катнашма белән суыткыч һәм суыткыч камерасының эчке ягын сөртеп чыгыгыз.
Эремәне 10-15 минутка калдырыгыз һәм бераздан чиста су белән юып алыгыз, корытып сөртегез.
3. Чәй содасы
Чистартканнан соң, ачык чәй содасы салынган коробканы суыткыч эчендә калдырыгыз һәм 30 көн саен алыштырып торыгыз. Чәй содасы ят исләрне үзенә сеңдерә.
4. Активлаштырылган күмер
Вакланган күмер сәдәфләрен тәлинкәләргә салып, суыткычның төрле почмакларына куегыз. Чәй содасы кебек үк күмер дә ят исләрне үзенә йота. Аны да ай саен алыштыру шарт.
5. Лимон
Лимон сафландыру үзлегенә ия, шуңа күрә ул да ят исләрне юк итә. Аны ике өлешкә бүлеп, төнгә суыткычта калдырыгыз.
Лимон согына су кушылган сыеклыкны да суыткычның эчке ягын сөртү өчен кулланырга мөмкин.
6. Кофе
Яңа төелгән кофены зур булмаган савытка салып суыткыч эченә куегыз һәм ике көн саен алыштырып торыгыз. Кофе ят исләр белән көрәшүдә бик яхшы чара.
7. Ипи
Каты икмәк кисәкләрен суыткыч киштәләренә куегыз. Икмәк исләрне яхшы сеңдерә, аны сәгать саен алыштырып торырга кирәк.
8. Дренаж системасын чистарту
Кайбер очракта суыткычтан ят ис килүнең сәбәбе – тыгылган дренаж системасы. Суыткычның аскы өлешендәге агызу җайланмасының төзеклеген тикшерегез һәм чистартыгыз.
9. Махсус жайланмалар куллану
Кибеттә махсус ис йоткыч гельләр сатыла, аларны суыткыч эченә урнаштырырга мөмкин.
10. Даими карап тору
Суыткычның ишекләрен ара-тирә ачык калдырыгыз, бигрәк тә ул озак вакыт сүнеп торган булса.
Ашамлыкларның ныклап ябылган булуына игътибар итегез һәм бозылганнарын вакытында ташлагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев