Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Кулланучы әлифбасы: кабартыла торган бассейннар сайлыйбыз

Заманча кабартыла торган бассейннар өч катлы поливинилхлорид пленкадан эшләнә

Бакчачыларның күпчелеге үз участогында балалар өчен яки бөтен гаилә өчен җәйге ял үзәгенә әверелерлек бассейн урнаштырырга хыяллана. Кызганычка каршы, стационар конструкцияләр һәркемнең дә хәленнән килми, әмма бу хыялдан баш тартырга кирәк дигән сүз  түгел, чөнки сатуда зур ассортиментта кабартыла торган бассейннар бар. Алар акча һәм вакытны сакларга теләүчеләр өчен бик кулай. Сатуда иң кечкенәләр өчен модельләр дә, зур компаниянең ял итүенә исәпләнгән 6 метрлы конструкцияләр дә табарга мөмкин, әмма бассейнның зурлыгы сатып алганда исәпкә алу мөһим булган бердәнбер нәрсә түгел.

Заманча кабартыла торган бассейннар өч катлы поливинилхлорид пленкадан эшләнә, аның ныклыгы су һәм су коенучы кешеләрнең йөкләнешенә түзәрлек.

Пленка калынрак булса, яхшырак. Зур бассейннар өстәмә рәвештә полиэстер челтәре белән ныгытыла, мондый арматуралау әйбернең ныклыгын һәм ышанычлылыгын арттыра. Тагын бер вариант – конструкцияне алюминий нечкә диварлы торблардан каркас белән ныгыту. Гадәттә, бассейннар түгәрәк яки овал формада, сирәгрәк турыпочмаклы була. Алар төрле зурлыкта булырга мөмкин, 25 литрдан 45 тоннага кадәр су сыйдырышлы, 1 метрдан 6 метрга кадәр озынлыкта, таулар, фонтаннар, бөтен уен комплекслары белән җиһазландырылырга яки һава белән массаж ясау мөмкинлеге булырга, бер төсле яки ниндидер темага стильләштерелгән булырга (пиратлар, мультяш геройлар) мөмкин яки үтә күренмәле булырга мөмкин. Өрмәле конструкцияләр барлык бассейннар арасында, һәрхәлдә, безнең якларда киң таралган. Аларның популяр булу сәбәпләре түбәндәгечә:

- арзан бәя;

- зур ассортимент;

- урнаштыру җиңел;

- күчереп йөртү мөмкинлеге бар.

Кабартыла торган бассейннарның кимчелеге - озак еллар кулланып булмай. Өрмәле бассейнның бәясе стационар аналогны торгызу бәясе белән чагыштырырлык булмаса да, һәркем үз акчасына сыйфатлы әйбер алырга тели, ул төгәл берничә сезон хезмәт итәчәк, шуңа күрә ышанычлы җитештерүчегә өстенлек бирү яхшырак. Ахырда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре гарантия булу-булмавын ачыкларга киңәш итә. Намуслы җитештерүче 1 елдан да ким булмаган гарантияле чор тәкъдим итә. Бу саклык чарасы һәм эштә чиста булу кабартыла торган бассейнны озак вакыт тиешле хәлдә сакларга ярдәм итәчәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең  Яр Чаллы территориаль органы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев