Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Кухня серләре һәм хәйләләре

Элек-электән яшьләр өлкәннәрдән кухня серләренә өйрәнә. Әлеге киңәшләр һәм хәйләләр яшьләр телендә «лайфхаклар» дип атала. Берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез

1.Пешергәндә йомыркалар яргаланып бетмәсен дисәгез, кәстрүлгә бер чеметем тоз салыгыз.

2.Суыткычка помидор һәм цитруслыларны бергә куймагыз. Бу әлеге ашамлыкларның тәме бозылуга китерә.

3. Чили борычын кисәр алдыннан кулларыгызны көнбагыш мае белән сөртегез. Бу очракта борычның ачысы кулларга сеңми.

4.Вазаларның почмагына җыелган пычракны юдырту өчен, вазаны тутырып су  һәм берничә Алка-Зельтцер төймәсе салыгыз. Алардан барлыкка килгән күбек үзе барысын дә эшлиячәк.

5.Бәрәңге һәм макарон пешкән шулпаны суытып өй гөлләренә сибү бик файдалы. Андагы туклыклы матдәләр үсемлекләрегезгә бик ошар.

6.Пешекләнгән урынга горчица сөртеп, күпмедер вакытка калдырып торыгыз. Ул авыртуны баса һәм кабарынкы урынны булдырмый кала.

7.Әгәр бер стакан икенчесенә бик тыгыз кереп урнашкан икән, эчтәге стаканга боз кисәге куеп, тышкысын җылы суга утыртыгыз. Җылылык тәэсирендә җылы стакан киңәя, ә бозлысы тарая һәм алар үзара җиңел аерыла.

8.Әгәр дә сөт тиз ачыса, шешәсен ачу белән бер чеметем тоз салып куегыз. Бу очракта тәме дә шул килеш кала, озак бозылмый да.

9.Ипи җилләсә яки тиз катса, пакетына сельдерей кисәге куегыз. Ул икмәкне йомшак килеш саклый.

10.Кулдан җиләк-җимеш һәм яшелчә тапларын бетерү өчен, кулларыгызны чи бәрәңге белән сөртегез.

11. Алюмин кәстрүлнең төсе тоныкланса,  алма кабыгы салып пешереп алыгыз. Кәстрүл дә ялтырап китәр, бүлмәгә хуш ис тә таралыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев