Хуҗабикәләргә: кыяр тозлыйбыз
Бик тәмле кыяр
0,7 литрлы банкага: 1 зонт укроп, 12 данә кара борыч, 4 теш сарымсак салып, телемләп тураган кыярларны тутырабыз. Кечкенә кыярларны урталайга гына бүлеп салырга да була.
Рассол: 1 литр суга 1 аш калагы өеп тоз, 1 стакан шикәр комы, 0,5 стакан 9 процентлы уксус (бу рассол 4 банкага исәпләнгән) салып кайнатып чыгарабыз. Бераз гына суытып әзер кыяр өстенә коябыз. Банкаларны 15 минут “водяная баня” да тотабыз да калай капкач белән ябабыз.
Кетердәп торучы кыярлар
1 кишер, 2 башлы суган, 1 баш сарымсак, берәр керән, кара карлыган, чия, дәфнә яфраклары, бер зонт укроп, исле кара борыч, аш серкәсе алына. Стерильләштерелгән өч литрлы банка төбенә дүрткә бүленгән кишерне һәм алда саналган тәмләткечләрне салабыз. Алар өстенә кыярны тезәбез. Кайнап чыккан су салып 15 минут тотабыз. Суын кәстрүлгә агызып, шуңа 5 бал кашыгы тоз, 10 бал калагы шикәр комы, 100 грамм аш серкәсе салабыз. Суны кабат кайнатып чыгарып кыярлы банкаларга салып тимер капкач белән ябып куябыз.
Аш-су остасы Мәрьям Миңнеголовадан рецепт
Кыярларны юып, бераз салкын суда тотабыз. Стерильләштерелгән 3 литрлы банкаларга укроп, карлыган, чия яфраклары, канәфер, сарымсак төшләре салабыз да кыяр тутырабыз. Өстенә кайнап чыккан суны коеп 15 минут тотабыз һәм суын түгәбез.
Рассолны аерым ясыйбыз: ике литр суга 0,5 стакан шикәр комы, 2,5 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан 9 процентлы уксус салып кайнатып чыгарабыз да банкага коябыз. Тәмләткечләрне кем ничек тели, шулай салса да була.
Тозлыйбыз да ашыйбыз
Кыярларны юып, телемләп турап целлофан капчыкка тутырабыз. Кечерәк кенә бер бәйләм укроп турап, 6-7 төш сарымсак, тәменчә тоз салабыз. Тоз 1 кило кыярга бер аш кашыгы исәбеннән алына. Пакетның авызын бәйләп яхшылап селкибез дә, 4-5 сәгатькә суыткычка куябыз. Пакетны ара-тирә селкеткәләп алырга кирәк.
*Изображение сгенерировано с помощью нейросети.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев