Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Кышка кием-салым сайлау буенча киңәшләр

Кышын кияр өчен ике пар юка носки сайлау яхшырак, чөнки аларда бармаклар иркен хәрәкәтләнә, ә табан аяк киеменә җиңелрәк сыя

1. Джинс тукымадан тегелгән киемнәр салкыннардан һәм дымлы һавадан сакламый. Кыш өчен киемне натураль яки йон тукымадан сайлау отышлырак.

2.Синтепон эчле куртка мамык эчлегә караганда җылырак. Мамык эчле курткалар хуҗасына озаграк хезмәт итә, әмма бераз юешләнү белән үзләренең җылыту үзлеген югалта.

3.Калын носкиларда аяк тизрәк туңа. Кышын кияр өчен ике пар юка носки сайлау яхшырак, чөнки аларда бармаклар иркен хәрәкәтләнә, ә табан аяк киеменә җиңелрәк сыя.

4.Кием тәнгә сыланып торса, җылырак булыр кебек, ләкин бу ялгыш фикер. Тукыма белән тән тиресе арасында бераз һава катламы калырга тиеш.

5.Куртка капюшонындагы йон матурлык өчен генә түгел, бит тиресен салкын җилдән саклау өчен дә кирәк.

6.Йоннан бәйләнгән бияләйләр кулларны күннән тегелгәненә караганда яхшырак саклый.

7. Күлмәк өстеннән берничә кат кием киелгән булса да, аны тышка чыгарып түгел, ә чалбарга кыстырып кую яхшырак. Бу очракта тән тирәли әйләнә торган һава тышка чыкмый.

8.Елның салкын ел фасылы өчен флис һәм йон башлыклар уңайлырак. Алар җылыны яхшы саклау белән берлектә, артык дымны парга әйләндерә.

9.Кышын итәк ярдәмендә берничә катлы җылы образ тудырырга мөмкин. Салкын вакыт өчен йон һәм мохер итәкләр сайлау яхшырак.

10.Салкыннарда тубыкларны ачык калдырырга кирәкми, чөнки көз-кыш тәннең барлык өлешләре дә ябык булырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев