Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Кышкы киемнәрне көя күбәләгеннән коткару буенча файдалы киңәшләр

Көя күбәләге - зыян салучы

1. Киемнәрнең чисталыгы
Җәйге киемнәрне сакланышка куяр алдыннан, яхшылап юу һәм чистарту мөһим. Көя күбәләге пычрак, тир исе килеп торган киемнәрне ярата, чисталарына ул игътибар да итми.  
2. Герметик контейнерлар
Киемнәрне герметик контейнерларда, вакуум пакетларда саклау кулайрак. Бу очракта һава киемгә үтмәячәк һәм көя күбәләгенең яшәеше авырлашачак. 
3. Корылык
Көя күбәләге дым ярата, шуңа күрә сакларга куяр алдыннан киемнәрнең коры булуына инаныгыз.Дымлы тирәлек көя күбәләгенең генә түгел, күгәрекнең үрчүенә дә яхшы шартлар булдыра.
4. Нафталин куллану
Нафталин шарлары көя күбәләгенә каршы иң яхшы чара.Аларның бөҗәкләрне куркыта торган көчле исе бар.  Ләкин нафталинның кешеләр өчен агулы булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Шуңа күрә аларны аерым махсус капчыкларда һәм тишекле контейнерларда сакларга кирәк. 
5. Лаванда
Лаванда белән саше ул – киемнәрне көя күбәләгеннән саклау өчен табигый  һәм куркынычсыз чара. Лаванданы шкаф эченә яки киемнәр белән тулы контейнерга куярга була. Аның хуш исе киемнәрнең сафлыгын сакларга да ярдәм итә.
6. Эрбет шарчыклары
Эрбет агачы шарчыкларының хуш исе көя күбәләген куркыта. Аларны киемнәр янына шкафка куярга мөмкин.  
7. Эфир майлары
Лаванда, эвкалипт, розмарин, канәфер кебек эфир майлары да киемнәрне саклау өчен кулланылырга мөмкин. Мамык дискка берничә тамчы эфир маен тамызып, киемнәр шкафына куегыз. 
8. Көя күбәләгенә каршы секцияләр
Кибетләрдә составында көя күбәләгенә каршы табигый компонентлар булган секцияләр табарга мөмкин, алар да көя күбәләгенә каршы көрәшүдә яхшы чара.
9. Даими тикшерү
Югарыда санап үтелгән барлык ысулларны куллансагыз да, ара-тирә киемнәрне көя күбәләгенең  билгеләре булу- булмауга тикшереп торырга киңәш ителә. Әйберләргә зыян килү очрагын ачыклаганда, кичекмәстән проблеманы чишү юлларын эзләгез.
10. Җилләтү
Киемнәр саклана торган шкафларны һәрдаим җилләтеп торыгыз. Саф һава көянең барлыкка килүен булдырмаска һәм әйберләрне  саф килеш сакларга ярдәм итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев