Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Ни өчен кер юа торган машина ишеген ачык тотарга ярамый?

Әгәр машина ишеге гел ачык торса, анда пычрак күбрәк тула, ә бу исә бактерияләр, гөмбәчекләр, күгәрек үсешенә китерә

Гадәттә хуҗабикәләр, кер югач, машина ишеген ачык калдыра. Имеш, барабан кипсен, исләр бетсен. Тик бу бик үк дөрес түгел. Бу турыда «Киңәшләр» сайтында язылган.

Әгәр машина ишеге гел ачык торса, анда пычрак күбрәк тула, ә бу исә бактерияләр, гөмбәчекләр, күгәрек үсешенә китерә. Шулай итеп машинада ис барлыкка килә, юу сыйфаты начарлана, аппаратның эш срогы кими.

Кер юуган саен, машинаның барабанын, резина өлешләрен салфетка яки чүпрәк белән сөртеп, дымны, порошок калдыкларын, пычракны бетерегез.

Сөрткәннән соң, машина ишеген 10-15 минутка ябып торыгыз, барабаны кипсен. Аннары ишекне бераз гына ярык калырлык итеп ачып калдырыгыз, җилләнеп торсын.

Дымлы яки пычрак керләрне барабанда озак тотмагыз, юкса сасы ис һәм тукымада таплар барлыкка килә.

Барабанга керне күп тутырмагыз, машина үзе ватылырга мөмкин, кер дә чиста булмас.

Порошокны артык күп салмагыз, барабанда, шлангларда юшкын утырыр.

Даими рәвештә профилактика ясап торыгыз. Моның өчен машинага аш серкәсе, лимон кислотасы, аш содасы салып, буш килеш максималь югары температурада эшләтеп җибәрегез.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев