Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Нинди макарон симертми, кайсы макаронны бөтенләй ашамау хәерле?

Кайсысы – иң файдалы вариант?

Макаронны «зыянлы ризык, симерткеч» дип санау гадәткә кергән. Тик табиб-диеотолог Екатерина Корсева, макаронны дөрес итеп сайласаң, ул, киресенчә, ябыгырга ярдәм итә, дип әйтә. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Дөрес макарон – ул акрын углеводлар чыганагы, озак эшкәртелә һәм озак вакыт туенганлык хисен сакларга ярдәм итә.

Белгеч сүзләренчә, макарон сатып алганда, төркеменә игътибар итәргә кирәк – А, Б яки В булсын.

А төркемендәге макароннар бодайның каты сортларыннан ясала, бу – иң файдалы вариант. Әлеге сорт аз калорияле, витаминнарга һәм клетчаткага бай, аксым күп булуы белән аерылып тора. Фигура саклаучыларга да мондый макаронны ашарга ярый.

Б төркемендәге макарон иң калориялесе була. Аларны йомшак, крахмаллы, пыяласыман бодайдан ясыйлар. Мондый макарон спортчыларга, ябык кешеләргә файдалы була.

В төркемендәге макаронны ашамау хәерле. Бу – түбән сортлы ризык, аны ипи пешерә торган оннан ясыйлар. Мондый макаронда организм өчен файдалы матдәләр бик аз, менә шуны ашагач, кеше симерә, шикәр авыруы ихтималы арта, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев