Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Пластик тәрәзәләрне кышка ничек әзерләргә?

Нинди очракта тәрәзәләр тизрәк туза

Элегрәк кыш көне, җылы булсын өчен, тәрәзәләрне газета яисә башка төрле кәгазь белән ябыштырганны күпләр хәтерлидер. Пластик тәрәзәләр барлыкка килү белән, мондый эш онытылды. Ләкин пластик тәрәзәләрне дә кышка әзерләргә кирәк икәнен күпләр белми. Бу хакта киңәшләр сайтында язылган, дип белдерде Интертат.

Кайбер тәрәзәләрне, детальләре яхшы эшләсен өчен, ел саен майлап торырга кирәк. Ә кайбер тәрәзәләрнең җәйге һәм кышкы сезонга күчү җайланмалары бар. Кайвакыт пластик тәрәзәләр һәрвакыт кышкы системада тора. Бу очракта тәрәзәләр тизрәк тузачак.

Тәрәзәнең җәйге яисә кышкы режимда икәнен ничек белеп була: моның өчен тәрәзәне ябып, бер кәгазь битен шуның аша чыгарып карарга кирәк. Кәгазь җайлы гына уза икән, димәк, тәрәзә җәйге режимда тора, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев