Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Салымны ничек тиз түләргә?

Онлайн режимда да түләп була

«Салымыңны түлә дә тынычлап йокла» дигән гыйбәрәне ишетмәгән кеше юктыр. Салым түләр вакыт җиткән бу көннәрдә әлеге сүзләр аеруча актуаль. 1 декабрьдән дә соңга калмыйча райондашларыбыз күчемсез милеккә, транспортка, җир салымнарын түләргә тиеш. Шулай ук физик затларның 2022 елдагы кеременә салымны да түләр чак хәзер.

Бу хакта тулырак Россия федераль салым хезмәте инспекциясенең ТР буенча 9нчы районара начальнигы урынбасары Альберт МИННӘХМӘТОВ сөйли.

САЛЫМ БЕЛДЕРҮЕ КӘГАЗЕ
Салым белдерүе кәгазе, “Салым-сервис” учреждениесе аша җибәрелеп, сентябрь урталарыннан почта элемтәсе бүлекчәләре аша таратыла башлады.
Электрон сервистан файдаланучыларга ул “Салым түләүче физик затның шәхси кабинеты”на (nalog.gov.ru сайты) килә. Бу ысул аеруча уңайлы. Шуңа аннан файдаланырга чакырасы килә. “Салым түләүче физик затның шәхси кабинеты”на ялгану өчен салым органына килеп тору кирәкми.
Быелның июленнән башлап салым белдерүе кәгазен тагын бер юл белән алып була. Анысы – РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша. Моның өчен әлеге портал аркылы иң элек “Документлар” бүлегенә, аннан “Керемнәр һәм салымнар”ны сайларга һәм “Салым белдерүе кәгазе”/“Тоташтырырга” сылтамасына басарга гына кирәк.

ТҮЛӘҮ ЫСУЛЫ
Салым белдерүе кәгазен Дәүләт хезмәтләре аша алучылар аны әлеге портал аша гына түли дә алалар. Кәгазь белдерү килгән очракта банк терминалы, касса, банкларның мобиль кушымталары, почта бүлекчәләре, күпфункцияле үзәк аркылы түләргә була.
Физик затлар өчен төп сервислар булып “Физик затларның салымнары” (мобиль кушымта), “Салым түләүче физик затның шәхси кабинеты” тора. Салымны алар аша түләп тә була. Гомумән, салым инспекцияләрендә тәкъдим ителүче теләсә кайсы хезмәтне дистанцион рәвештә онлайн режимда Россия Федераль салым хезмәте сервисыннан файдаланып алырга була хәзер.

Салымны үзегез өчен генә түгел, башка кеше өчен дә (ирегез, әти-әниегез, балаларыгыз) түли аласыз. Моның өчен “салым һәм пошлина түләү” электрон хезмәтеннән файдаланыгыз.
Һәр муниципаль берәмлектәге милек салымы буенча ставкалар һәм ташламалар турында төгәл мәгълүмат Россия федераль салым хезмәтенең “Милеккә салым буенча ставкалар һәм ташламалар турында мәгълүмат” интернет-сервисында урын алган.
Салымны түләүнең соңгы көне – 2023 елның 1 декабре. 2 декабрьдән пени исәпләнә башлый. Шуңа күрә вакытында түләп калырга өлгерегез.

Ххх
Әгәр сезгә салым белдерүе кәгазе һаман килмәгән икән, гариза белән күпфункцияле үзәккә яки теләсә кайсы салым органына мөрәҗәгать итә аласыз. Белешмәләр өчен телефоннар: 8(85557)93192, 93148, 93229.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев