Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Савыт-саба юа торган губканы кер юу машинасына салыгыз - лайфхак

Бу хакта киңәшләр сайтында язылган

Кер юганнан соң, кайбер очракта, киемдәге таплар бетмәскә дә мөмкин. Мондый очракта савыт-саба юа торган губка кулланырга була. Кер юа башлаганчы, губканы машинаның барабанына салырга кирәк. Бу хакта киңәшләр сайтында язылган, дип белдерде Интертат.

Губка бу очракта «щетка» ролен башкарачак. Кер юганда, барабанда губка «сикергәли», шул рәвешле киемдәге катлаулы тапларны бетерә. 

Губканы машина барабанына салганчы, аның каты өлешен алырга кирәк. Бу өлеше тапларны бетерүдә ярдәм итми, хәтта киресенчә дә булырга мөмкин.

Машинадан су агып беткәч, чайкау һәм киемнәрне сыгу башлаганчы, губканы алып куярга кирәк, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев