Бәрәңге пешкән суда үсемлекләр өчен кирәкле калий ашламасы бар
Бәрәңгене тоз салмый гына пешерергә кирәк.
Суынгач (куе булса, су кушып) гөлләргә, рассадаларга сибәргә була.
Яз көне агачкуакларга да сибү киңәш ителә.
Калий җитмәсә, гөлләр чәчәк атмый, аткан очракта да чәчәкләре вак була.
Ә агачкуакларның җимешләре баллы булмый.
Калий үсемлекләргә температура үзгәрешенә ияләнергә, чиргә каршы торырга булыша.
Бәрәңге пешкән суны атнага бер тапкыр сибү киңәш ителә.
*Изображение сгенерировано с помощью нейросети.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев