Уразада ничек тукланырга?
Иң мөһиме, ифтардан сәхәргә кадәр су эчәргә онытмагыз
Динебездә ризыкның чамасын белеп ашарга кирәклеге турында күп хәдисләр китерелә. Пәйгамбәребез (с.г.в.с) “Адәм баласы тутырган капчыкның иң яманы – аның корсагыдыр. Кешегә умыртка сөяген күтәреп йөрү өчен аз ризыклар да җитә. Шулай да ашый икән карынын өчкә бүлсен: бер өлешен – ризыкка, икенчесен – суга, өченчесен – һавага, ягъни буш калдырсын”, дигән.
Табиблар, галимнәр бу кагыйдәне Рамазан аенда гына түгел, ә көндәлек тормышта да кулланырга киңәш итәләр. Чөнки адәм баласы еш кына артыгын ашый. Ураза вакытында да көне буе ашамадым дип, ризыкка ябырылырга кирәкми. Иң файдалысы – хөрмә җимеше белән авыз ачу. Аның составында организм өчен кирәкле булган бөтен матдәләр, глюкоза, җиңел үзләштерелә торган углеводлар да бар. Аны кипкән килеш тә, яңа өлгергәнен дә ашыйлар. Ул ак, кара, шулай ук көрән һәм сары төстә дә очрый.
Ифтар вакытында тыныч итеп, ашыкмыйча ашарга кирәк, бу вакытта туклану хисе тизрәк киләчәк.
Ураза тотучыларга артык тозлы, борычлы, майлы ашамлыклардан тыелу яхшы. Печенье, торт, кәнфит, башка татлы ризыкны азрак ашау да файдалы, чөнки алардан соң эчәсе килә. Аларны бал, хөрмә, кипкән җимешләр белән алыштыру хәерле.
Шулай ук тавык йомыркасын ашауны чикләргә киңәш итәләр, анда холестерин күп. Иң яхшысы – атнага бер-ике йомырка ашау.
Организм өчен авыр эшкәртелә торган ризыкларның тагын берсе – ит. Эшкәртү өчен җиңелрәк тавык һәм күркә итенә өстенлек бирергә кирәк. Итне борчакка, фасольгә алыштырырга була. Алар шулай ук аксымнарга бай һәм җиңелрәк үзләштерелә.
Атнага ике-өч тапкыр балык ашау да бик файдалы. Әлбәттә, рационда җиләк-җимеш, яшелчәләр көн саен булырга тиеш.
Кичтән үк иртән ашарга дип ботка, тавык яки күркә ите пешереп куярга кирәк. Алар белән кыяр, помидор да яраша. Ә менә виноград, баллы соклар, тәм-томнардан тыелу яхшырак.
Кичке итле аш янына майонезсыз салатлар, ягъни кәбестә, кыяр-помидор салаты, катык кулай.
Иң мөһиме, ифтардан сәхәргә кадәр су эчәргә онытмагыз.
Тоткан уразаларыгыз кабуллардан булып, Аллаһының рәхмәтенә ирешергә язсын.
Рәмзия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА.
Әгерҗе шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев