Әгерҗе районында 8 ашыгыч никах теркәлде
Көн темасы

Әгерҗе районында 8 ашыгыч никах теркәлде

Һәр теркәүгә индивидуаль тәртиптә карыйлар

Өлешчә мобилизация башланганнан бирле 21 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Әгерҗе районы ЗАГС бүлегендә 8 ашыгыч никах теркәлгән. ЗАГС хезмәткәрләре һәр шундый теркәүгә индивидуаль тәртиптә карыйлар.

“Гариза биргән вакыттан алып бер ай узарга тиеш булуга карамастан, без РФ Гаилә кодексы нигезендә аерым моментларны исәпкә алабыз, - дип билгеләп үтте ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина. - Бу очракта - өлешчә мобилизация кысаларында чакырылу. Шуңа күрә мобилизация повесткаларын алган кешеләр шул ук көнне - ашыгыч рәвештә теркәлү узарга хокуклы".

Фото: архивтан

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев