Татарстанда урыны белән боз яварга мөмкин
Көн темасы

Татарстанда урыны белән боз яварга мөмкин

Республика аша бу көнне салкын атмосфера фронты узачак

21 майда Татарстанда көндез һәм кичен кыска вакытлы яңгыр көтелә, ә урыны белән хәтта яшен һәм боз яву фаразлана. Фаразны ТР Гидрометеорология үзәге ясады.

Республика аша бу көнне салкын атмосфера фронты узачак, дип аңлаталар. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метр тәшкил итәчәк.

Төнлә (20 майдан 21 майга каршы) минималь һава температурасы +2..+7 градуска кадәр, ә көнбатышта +10 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез исә максималь һава температурасы +20..+25 градус булыр дип көтелә.

Чыганак 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев