Әгерҗе районында Россия Президенты сайлауның икенче көне башланды
Көн темасы

Әгерҗе районында Россия Президенты сайлауның икенче көне башланды

46 сайлау участогы үз ишекләрен ачты

Бүген, 16 мартта, Россия Президентын сайлауларның икенче көне. Сайлау участоклары (16сы – шәһәрдә, 30ы – авылларда) иртәнге сәгать 8дән алып 20.00 сәгатькә кадәр эшли. 

Сайлауның беренче көне, 15 март, нәтиҗәләре буенча, районда барлык сайлаучыларның 43,73% тавыш биргән.

Сайлау участокларына паспорт белән килү мөһим. Участок сайлау комиссияләренең эш сәгате, адреслары, телефоннары турындагы, шулай ук сайлаулар хакындагы башка мәгълүматны http://agryz.tatarstan.ru сайтыннан белергә, шулай ук 22955, 21561, 22705 телефоннарына шалтыратырга мөмкин.
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев