Бүлмә гөлләре – йорт яме
Көн темасы

Бүлмә гөлләре – йорт яме

Бүген Халыкара гөлләргә рәхмәт көне

Бүген бүлмә гөлләренә мөкиббән булучылар аларга Халыкара рәхмәт көнен билгеләп үтә.

Аның максаты – бүлмә бизәге булган чәчәкләрнең кирәклеген тану, аларның никадәр дәрәҗәдә файдалы булуын бәяләү һәм аларга күбрәк игътибар бирергә кирәклеген искә төшерү. 

Фотода китапханәче Миләүшә Шәйхетдинованың бүлмә гөлләре.

- Шәхсән үзем гөлләрне бик яратам. Аларның матурлыгы күзләрне иркәли, җаннарны дәвалый, – ди Миләүшә.

Сез дә үзегез яратып үстергән гөлләрнең фотоларын куегыз, башкалар да соклансын.

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев