Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Миләүшә Ягъфәрова: Минем бабам Сәитҗан Әскәров якты дөньяда нибары 45 ел гына яшәп калган

Исәнбайда батыр авылдашлар хөрмәтенә куелган Хәтер тактасында Сәитҗан Әскәровның исеме иң беренче тора

Минем бабам Сәитҗан ӘСКӘРОВ якты дөньяда нибары 45 ел гына яшәп калган. Әмма ул төзегән йортлар, казыган коелар туган авылыбыз Әгерҗе районы Исәнбай авылында әле хәзер дә бар. Иң мөһиме, ул – гаиләдәге бердәнбер ир-ат, 18 яше тулуга үзе теләп фронтка китеп, канкойгыч бәрелешләрдә зур батырлыклар күрсәткән солдат.

Сәитҗан 1943 елның августында хәрби комиссариатка бара. Аны Ижау полигонына хәрби өйрәнүләргә җибәрәләр. Газиз улын күрергә дип Шәмсиямал әби җәяүләп шунда юнәлә. 140 чакрым аның өчен чик булмый.

Көз көне Сәитҗанны фронтка озаталар. Ул икенче Белоруссия фронтына эләгә. 120нче укчы гвардия дивизиясе составында сугыша. Гади солдат, укчы була. «Халык батырлыгы» ачык порталында бабай турында "Өченче батальон укчысы Әскәров Сәитҗан 1944 елның 10 октябрендә Пружки авылы өчен барган бәрелешләр вакытында немец солдатларын юк итте. Ватан өчен сугышта яраланды», дип язылган. Һәм әлеге каһарманлыгы өчен ул "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. Солдат Сәитҗан шул медальне тагып төшкән фотосын авылга – туганнарына да сала. Бүгенге көндә бабайның сакланып калган фотосурәтләре арасында анысы – иң кадерлесе.

Сәитҗан, сугыштан соң армия хезмәтен үтәвен дәвам итеп, туган якларга 1947 елда гына әйләнеп кайта. Әбиебез Галиягә өйләнеп биш балага гомер бүләк итәләр. Балта остасы булган бабай авылдашларга кое казый, йортлар сала. Әмма дошман белән күзгә-күз очрашканда да исән калган бабайның гомере, ни кызганыч, озын булмый. Кирпеч заводында эшләгәндә ул 45 яшендә фаҗигале төстә вафат була.

Исәнбайда батыр авылдашлар хөрмәтенә куелган Хәтер тактасында Сәитҗан Әскәровның исеме иң беренче тора.

2020 елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгында без – батыр бабабызның онык-оныкчыклары “Минем бабайның язмышы“ исемле китап та чыгардык. Мәңге тузмас хәзинә булган әлеге китапта бабайның кыска, әмма бай тормыш һәм сугышчан юлын тасвирладык.

#МойГеройМояСемья

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев