Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

1 сентябрьдә нинди чикләүләр кертелә?

Бәйрәм линейкалары булачакмы

Татарстанда белем көнендә мәктәп линейкалары һәр сыйныф өчен аерым ачык һавада узачак.

Төрле сыйныфлар һәм бигрәк тә мәктәпләр катнашында уртак массакүләм чаралар тыела.

«Роспотребнадзорның таләпләре узган елгыга охшаш. Бу - 1 сентябрьдә ачык һавада сыйныфлар яисә параллельләр буенча бәйрәм чаралары уздыру. Ата-аналар шәхси саклану чараларын кулланырга тиеш», — дип сөйләде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева.

Миләүшә Җамалиева яңа уку елында респиратор авырулар билгеләре булган затларны ачыклау һәм мәктәпкә кертмәү өчен «иртәнге фильтр» эшләвен дәвам итәчәген өстәде.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда коронавируска каршы вакцинация ясатмаган ата-аналар өчен мәктәпкә линейкага килүгә чикләүләр юк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев