Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бик яхшы билгеләре белән урта гомуми белем турындагы аттестатларны алу өчен өстәмә таләпләр кертелде.

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). Бары тик "бик яхшы" билгеләреннән генә торган аттестатларны тапшырганда БДИ нәтиҗәләре исәпкә алыначак. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

27 гыйнвардан Россия Мәгариф министрлыгының Гомуми һәм урта белем бирү турындагы аттестатларны һәм аларның дубликатларын тутыру, исәпләү һәм тапшыруның аныкланган тәртибе үз көченә керде (Россия Мәгариф министрлыгының 2018 елның 17 декабрендәге №135 боерыгы).

Бик яхшы билгеләре белән урта гомуми белем турындагы аттестатларны алу өчен өстәмә таләпләр кертелде. Хәзер бишле билгеләреннән торган аттестатны барлык фәннәрдән йомгаклау билгеләре “бик яхшы” булган, дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы тапшырган, шулай ук рус теленнән БДИның профиль өлешен 70тән һәм математикадан БДИның база өлешен 5тән артык баллга тапшырган укучыларга бирәчәкләр.

Тәртипкә башка үзгәрешләр дә кертелгән. “Туган тел”, “Әдәбият”, “Чит тел”, “Икенче чит тел” фәннәренең атамаларын язу тәгаенләнгән. Шулай ук төп гомуми белем һәм урта гомуми белем алу турындагы аттесталарны бик яхшы билгеләренә алу өчен ГИАны уңышылы тапшыру шарты да кертелгән.

Элек бик яхшы билгеләреннән торган аттестатны алу өчен укуны “бик яхшы” билгеләренә тәмамлау һәм ГИАны уңышлы тапшыру да җитә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев