Юл патруле рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кырынды янында булган юл һәлакәтендә биш кешенең гомере өзелде
Кичә кичке сәгать бишләр тирәсендә Кырынды авылы тирәсендә булган коточкыч фаҗигадә биш кешенең гомере өзелә.
-
Әгерҗедән җитмеш ике яшьлек пенсионер “Автобабай“ бәйгесендә катнаша
Бүген Әгерҗедән 72 яшьлек Рафис Усманов Казанда узачак “Автобабай“ бәйгесендә катнаша.
-
Әгерҗенең яшь инспекторлары рейдка чыкты
Бүген шәһәрнең иң күп кеше йөри торган урыны – 3нче мәктәп янында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча профилактик чара узды.
-
Әгерҗе районында булган юл фаҗигасендә яшь егетнең гомере өзелде
Дүшәмбе көнне иртәнге сәгать 8ләр тирәсендә Иж-Бубый һәм Иж-Бәйки авыллары арасында юл һәлакәте була һәм 19 яшьлек егетнең гомере өзелә.
-
Әгерҗе районында коточкыч юл фаҗигасе булды
Бүген Әгерҗе-Красный бор арасындагы 13нче километрда коточкыч юл фаҗигасе булды.
-
Әгерҗедә “Автоледи“ бәйгесе узды
Бүген Әгерҗедә үткән “Автоледи“ бәйгесендә барлыгы тугыз гүзәл зат машина йөртү осталыгын күрсәтте һәм теоретик белемнәрдә сыналды.
-
Әгерҗедә “Автоледи“бәйгесе узачак
Матур традиция буенча быел да июль ахырында Әгерҗедә автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында “Автоледи“ бәйгесе уза.
-
Бүген – ЮХИДИ хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе хезмәткәрләре һәм әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын!
-
Тирсә укучылары юлда йөрү кагыйдәләрен белү буенча “имтихан“ тоттылар
“Балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбе“ учреждениесе директоры Раушания Тимкина Тирсә мәктәбе яны лагеренда ял итүче балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чара уздырды.
-
Юл һәлакәтендә ирле-хатынлы Әгерҗе кешеләре һәлак булды
Кичә көндез Удмуртиянең Юськи авылы тирәсендә коточкыч авария була. Җиңел автомобиль белән КамАЗ бәрелешү нәтиҗәсендә “Лада“ автомобиле йөртүчесе һәм аның янәшәсендә утырган пассажир һәлак була. Алар икесе дә – Әгерҗе кешеләре.
-
1нче гимназиянең яшь инспекторлары республика бәйгесенә бара
“Куркынычсыз тәгәрмәч“ район бәйгесендә алты мәктәптән катнашкан командалар беренче медицина ярдәме күрсәтү, юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча биремнәрне үтәделәр, велосипедта фигуралы йөрү осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук Яшь инспекторлар хәрәкәте оешуга 45 ел тулуга багышланган иҗади бәйгедә сыналдылар.
-
ЮХИДИ инспекторлары “Тоннель“ операциясе вакытында алтмыш дүрт тәртип бозу очрагына юлыктылар
Әгерҗенең “пятачок“ өлешендә “Тоннель“ операциясе кысаларында транспорт чаралары белән идарә итүчеләрне тикшерделәр.
-
Машина йөртүчеләргә жилет кию мәҗбүри
18 марттан машина йөртүчеләр юл кагыйдәләренә кертелгән кайбер үзгәрешләрне истә тотарга тиеш.
-
Әгерҗе районының яшь инспекторлары “Куркынычсыз тәгәрмәч“ бәйгесендә сынала
Бүген 3нче мәктәптә “Куркынычсыз тәгәрмәч“ район бәйгесе уза.
-
Әгерҗе бакчалары тәрбиячеләре сабыйларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтә
6нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Рафилә ХАФИЗОВА "Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә иң яхшы өйрәтүче" бәйгесенең район этабы җиңүчесе булды. Ике елга бер тапкыр узучы бәйгене үткәрү быел 7нче бакча коллективына йөкләнгән иде. Әлеге бакчада тәрбияләнүче сабыйлар күңелле җыр-биюләре белән конкурсантларны һәм жюри әгъзаларын сәламләделәр. Бәйгедә җиде тәрбияче катнашып, визитка һәм занятие...