Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

9 Май – Җиңү бәйрәме белән

Район башлыгы Валерий МАКАРОВның Җиңү бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, райондашлар! Сезне 9 Май бәйрәме белән ихластан котлыйм.

Ватаныбыз елъязмасында булган тарихи вакыйгалар беркайчан да югалмый һәм алар киләчәк буыннарның рәхмәтле хәтерендә яшәячәк. Ә 9 Май – тынычлык, горурлык һәм ата-бабаларыбызга ирек өчен чиксез рәхмәт бәйрәме.

Хөрмәтле ветераннар! Сез Җиңүне озын һәм тиңдәшсез батырлык, көрәш-газаплар, югалтулар һәм фидакарь хезмәт белән алып килдегез. Сез барыгыз да – җиңүчеләр буыны. Һәм безнең изге бурычыбыз – бөек кешеләрнең батырлыгын искә алу һәм хөрмәт итү, һәр ветеран турында кайгырту. Бу безгә киләчәк буыннарны халкыбызның иң яхшы гореф-гадәтләрендә тәрбияләүдә җитди эшләр өчен кирәк.

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, күрсәткән каһарманлыгыгыз һәм кыюлыгыгыз өчен сезнең алда баш иябез. Сез бөтен дөньяга какшамас ихтыяр көче һәм җиңүгә омтылышны күрсәттегез.

Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, бәхетле тыныч картлык, күтәренке рух телим.

Бөек Җиңү көне белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев