Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бүген Әгерҗедә илле кеше этнографик диктант язды

Бүген Бөтенроссия акциясенә кушылып әгерҗелеләр дә этнографик диктант яздылар.

Әлеге чара район китапханәсе базасында уздырылды. Анда 50дән артык райондашыбыз катнашты. Диктант язучылар арасында табиблар, укытучылар, журналистлар, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре, укучылар бар иде.  Бу чарада аеруча 1нче гимназия укытучыларының актив катнашты. Диктант язарга Девәтернә, Исәнбай, Тәбәрле, Красный бор кебек ерак авыллардан да килгәннәр. Аларны волонтерлар каршы алды.

Катнашучыларга 45 минут эчендә 30 сорауга җавап бирергә кирәк иде.

  • Быел бу чара өченче тапкыр үткәрелде. Ул халкыбызның этнографик грамоталылыгын ачык күрсәтә. Сорауларга җавап бирү тирән белемле булуны таләп итә, – диде бу чараның райондагы кураторы Марс Гатауллин.

Диктант язуны иң беренчеләрдән булып тәмамлаган китапханә хезмәткәрләре Дамира Галләмова һәм Чулпан Нурмөхәммәтова сорауларның кызыклы булулары турында әйттеләр.

  • Кайбер сораулар алдагы елларда да бар иде. Истә калдырырга бу бик әйбәт, – дидедәр алар.

Райондагы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рушания Байтимерова кайбер сорауларга җавап биргәндә икеләнүен сөйләде. Интернеттан карап дөрес булу-булмавын бүген үк тикшереп хәтергә сеңдерәчәген җиткерде. Димәк, белемнәрне ныгыту өчен дә бик кирәкле чара бу.

Табибә Рәмзия Әбдрәшитова берничә сорауның катлаулы булуын билгеләп үтте.Тәбәрледән Илгизә Нәбиулина, Красный бордан Жанна Яковлева биремнәрне укучылар белән дә эшләп караячакларын белдерделәр.

  • Әгерҗелеләр бу диктантта да активлыгы белән сөендерделәр. Халыкны тарих белән кызыксынуы, белемнәрен сынап карауга омтылышы китергән бирегә. Катнашучыларның җаваплар турында фикер алыша-алыша таралулары шуны ачык күрсәтте. Дөрес җаваплар мирэтно.ру сайтында 10 ноябрьдә, ә шәхси нәтиҗәләр 12 декабрьдә урын алачак, – диде чараны оештыручы Эльвира Нәбиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев