Районда көчле давыл узып зур зыян салды (ФОТО)
Яшәеш

Районда көчле давыл узып зур зыян салды (ФОТО)

Төзекләндерү эшләре башлана

22 августта Салагыштагы мәктәпнең һәм Тирсәдәге мәдәният йортының түбәләрен көчле җил-давыл куптарып аткан. "Әгерҗе хәбәрләре" газетасына язылучылар куркыныч кадрлар белән уртаклаштылар.

Салагыш авылында җил 160 кв. м мәйданлы мәктәпнең түбәсен җимергән.

Тирсәдә Восточная урамында 80 кв. м мәйданлы клуб түбәсе зыян күргән.

Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк дип хәбәр ителә. Эшчеләр төзекләндерү эшләренә керешә.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев