Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗе кызы “Ералаш“тан кайтты

Әгерҗедә 3нче мәктәпнең 4 сыйныфында укучы Айгөл Хисмәтуллина Мәскәүдән “Ералашның зур фестивале“ндә катнашып кайтты.

Айгөл дүрт көн Мәскәү астында урнашкан Ершов ял йортында яши, танылган артистлар, әлеге проектның җитәкчесе Борис Грачевский белән аралаша, мастер-классларда катнаша. Әлеге фестивальдә катнашкан 150 талантлы яшүсмер арасыннан 24е генә икенче турга уза. Алар арасында Айгөл дә була. Икенче турдан соң абсолют җиңүче булмаса да, Әгерҗе кызына бик күп бүләкләр тапшыралар. Айгөлнең хәзер 120 фокус күрсәтү өчен җыелма әйберләре бар. Талантлы кыз икенче елга да фестивальгә бару теләге белән яна, анда җиңү өчен бар тырышлыгымны куячакмын, ди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев