Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фото

«Төньяк йолдызым син - Әгерҗе!»

24 октября 2023, 15:52

315

0

5

Якташлар өчен зур концерт

Кичә Әгерҗе районы Казанда якташлар өчен зур концерт оештырды. «Төньяк йолдызым син - Әгерҗе!» дип аталган чара Халыклар дуслыгы йортында узды. 

«Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында Әгерҗе муниципаль районы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни мирасының бөтен матурлыгын һәм колоритын тапшыручы бай мәдәни программа тәкъдим ителде. Чара бик матур үтте. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде.

Башта күргәзмәләр, мастер-класслар, милли аш-су, күпмилләтле традицияләр һәм йолалар тәкъдим ителәчәк интерактив мәйданчыклар эшләде. Аннан соң зур сәхнәдә халык, фольклор, иҗат коллективлары катнашында Бәйрәм концерт программасы күрсәтелде.

Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев