Тәмле булсын
Кирәк:
- баллы борыч – 2,5 кило,
- помидор – 3 кило,
- сарымсак – 150 грамм,
- тоз – 2 аш кашыгы,
- шикәр комы – 6 аш кашыгы,
- кориандр – 1,5 аш кашыгы (өстәмәсәгез дә була),
- төелгән кара борыч – 1 чәй калагы,
- көнбагыш мае – 150 мл,
- уксус кислотасы 70%лы – 2 чәй калагы,
- петрушка (күпме телисез, шуның кадәр, салмаска да була).
Әзерлибез: помидорларны иттарткычтан чыгарабыз.
Зур кәстрүлгә салып кайнатырга куябыз.
Кайнап чыккач 10 минут пешерәбез.
Борычларны эре итеп турыйбыз.
Помидор янына салып, кайнап чыккач 15 минут пешерәбез.
Вакланган сарымсак, тоз, борыч, кориандр, шикәр комы өстәп болгатабыз, 10 минут кайнатабыз.
Петрушка, көнбагыш мае, уксус кислотасы салып болгатабыз да 5 минут кайнатып алабыз.
Стерильләштерелгән банкаларга тутырып капкачлыйбыз.
Җылы әйбер астына бер тәүлеккә куябыз.
Рәфисә ӘХМӘТҖАНОВА
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев