Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Якыннарыгызны иртәнге чәйгә тәмле белен пешереп сыйлагыз

Кирәкле әйберләр: он – бер стакан, кефир – бер стакан, кайнаган су – бер стакан, йомырка – ике данә, шикәр комы – 1,5-2 аш кашыгы, сода – 0,5 бал кашыгы, көнбагыш мае – 2 аш кашыгы, тоз – 0,5 балкашыгы.

Әзерлибез:
Йомыркага тоз салып яхшылап болгатабыз.
Шуңа болгата-болгата кайнар су өстибез. Кефирны салабыз.
Онны сода белән болгатабыз да шулар өстенә салабыз һәм шикәр комы белән көнбагыш маен өстибез. Бик яхшылап болгатабыз.
Камырны 10 минутка калдырабыз.
Камырны майлаган табага салып пешерәбез. Бик тәмле, йомшак беленнәр килеп чыга.
Иртәнге чәйләрегез тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев