Бүген көчле җил, октябрь башында җылы һава торышы көтелә
Һава торышы

Бүген көчле җил, октябрь башында җылы һава торышы көтелә

30 сентябрьдә көндез һәм кич республика районнарының күпчелегендә яңгыр фаразлана.

(Казан, «Татар-информ»). Бүген, 30 сентябрьдә, Татарстанда салкын һава торышы булачак. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15 – 18 метрга кадәр җитәчак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күпчелек районнарда төнлә урыны белән, ә көндез һәм кич яңгыр яварга мөмкин. Төнлә температура -2...+3 градус, көнбатыш районнарда 6 градуска кадәр җылы булачак. Көндез температура +8..+13 градуска кадәр күтәреләчәк.

  • Октябрь башында Татарстанда 19 градуска кадәр җылытачак.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/29/194465/


Нет комментариев