Әгерҗе районы – бер сыердан сөт саву күләме буенча республикада уникенче урында
Авыл хуҗалыгы

Әгерҗе районы – бер сыердан сөт саву күләме буенча республикада уникенче урында

Иң күп сөт “Нәүрүз” ширкәте мегафермасында савыла

Район хуҗалык­ларында тәүлеклек сөт саву күләме 86,7 тонна тәшкил итә. Бу – бер сыердан 27,1 кило дигән сүз.

Иң күп сөт “Нәүрүз” ширкәте мегафермасында савыла. Анда тәүлек саен 67,6 тонна сөт Хөкүмәткә тапшырыла. Узган елга караганда, 12,7 тоннага күбрәк.

“Наҗар” хуҗалыгында 4,2 тонна сөт савалар (узган елга караганда, 200 килога күбрәк). Сарсак-Омгада Илнур Сәетов фермерлык хуҗалыгында тәүлек саен 9,1 тонна сөт савыла  (600 килога күбрәк).
 


Нет комментариев