Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Мартта авыл хуҗалыгы яринкәләре эшли башлый

Узган ел үткәрелгән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 1,9 млрд. сумлык продукция сатылган

Татарстанда 19 марттан авыл хуҗалыгы ярминкәләре эше торгызылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча агымдагы елның 19 мартыннан ярминкәләр үткәрүне яңадан башлап җибәрәбез», – диде ул.

Җәббаров билгеләп үткәнчә, узган ел үткәрелгән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 1,9 млрд. сумлык продукция сатылган.

«Ярминкә чараларында катнашучыларга транспорт чыгымнарын компенсацияләү республика халкына авыл хуҗалыгы продукциясен түбән бәяләрдән сату мөмкинлеге бирә», — диде министр.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев