Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Тугызбуй“ агрофирмасы хезмәтчәннәре районда иң беренче булып уракка төштеләр

Биредә комбайннар гөрелтесе 21 июльдә үк ишетелә башлады

“Тугызбуй“ агрофирмасы хезмәтчәннәре районда иң беренче булып уракка төштеләр. 

Биредә комбайннар гөрелтесе 21 июльдә үк ишетелә башлады. 

“Тугызбуй“ кырларына быел 222 гектарда рыжик культурасы чәчелгән иде. Аны теземнәргә салу төгәлләнде. Хәзер суктыру эшләре бара. Уңыш бер гектардан уртача 8-10 центнер чыга. 

Әлеге техник культура Тәбәрле басуларында да үсте. Фермер Фәнис Хаҗиев кырларында ул 297 гектар тәшкил итә. Биредә дә әлеге культураны теземнәргә салу башланды.

–    Шушы көннәрдә башка культураларны да урып-җыюга керешергә исәп тотабыз. Без язгы чәчүне районда иң беренче булып башлаган идек. Димәк, урып-җыюга да беренчеләрдән булып старт бирәбез, – ди “Тугызбуй“ агрофирмасы идарәчесе Фәнис Йосыпов. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев