Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Уҗымнар өчен язгы салкыннар куркынычрак

Сорау–җавап

“Авыл кешесе буларак, быелгы һава торышының уҗымнар өчен тискәре йогынтысы булмасмы икән дип борчылам. Беренчедән, температура гел уйнап тора. Икенчедән, кар катламы юка. Соңгы көннәрдә аеруча салкын булды бит”. Р.МӘННАПОВ. 

Бу уңайдан аңлатма бирүен үтенеп, Россельхозцентрның Әгерҗе районындагы филиалы җитәкчесе Рамил РӘХМӘТУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек. 

–    Чыннан да, быелгы һава торышы авыл хуҗалыгында хезмәт куючыларны борчуга сала. Беренчедән, көз коры килү сәбәпле, туфракта тиешле дым тупланмады. 

Температураның гел үзгәреп торуы да кышкы уҗымнарның вегетациясенә тискәре йогынты ясый. Шулай да яхшыга өметләнәсе килә, чөнки уҗымнар 27 процент тирәсе шикәр туплый алдылар. Ә бу кышкы салкыннарда үсемлекләрне һәлак булудан саклый. Иң куркынычы – язгы салкыннар. Чөнки ул вакытта үсемлекләр буйлап сут йөри һәм тамыр системасы ныклап үсә башлый. Авыл хуҗалыгы культураларын һәлак булудан саклар өчен иртә язда уҗымнарны кар өстеннән азотлы ашламалар белән тукландырырга кирәк
 

Фото: pixabay.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев