Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Әгерҗе район Сабан туенда Наталья БАЙМАТОВАга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды

Аның сыер савучы булып эшли башлаганына 20 елдан артык

“Мин ярты гомеремне фермада эшлим инде”, – дип елмая Сарсак-Омгадагы Илнур Сәетов крестьян-фермерлык хуҗалыгы сыер савучысы Наталья Байматова.

 

Кече Пурга районы кызы кечкенәдән үк бозау караучы булып эшләгән әнисе янына булышырга барып йөри. Сарсак-Омгага кияүгә чыккач та беренче вакытларда бозаулар тәрбияли. Сыер савучы булып эшли башлаганына да 20 елдан артык инде. Ул үз эшен ихлас яратуын яшерми. 

Югыйсә, ничәмә-ничә еллар шушы темпта эшли дә алмас иде: иртәнге сәгать 4тә тору, өйдәге терлекне караганнан соң яраткан сөтлебикәләре янына йөгерү. Ә алар аны мөгрәп каршы алалар. 

 

“Үзем дә аңламыйм: әллә истән таныйлар, әллә тавыштан, әллә башка билгедән”, – дип елмая Наталья.  

 

Бу аның үз вазифаларын бик яратып, тырышып башкаруына да бәйледер. 

 

“Бик тә җаваплы хезмәтчән, – ди аның турында ферма мөдире Галина Петрова да. – Сыерларны да яхшылап тәрбияли, эш урыны да һәрчак тәртиптә. Без аны тыйнаклыгы, җитезлеге, ярдәмчеллеге өчен хөрмәт итәбез. Өч бала әнисе дә бит әле ул! Аның тырышлыгы, кайгыртучанлыгы һәр гамәлендә чагыла”. 

 

Аның вазифасына сыерларны саву гына керми. Әйтик, хуҗалыкка күптән түгел генә кайтартылган Голштин токымлы сыерлар еш бозаулый башлаган. Аларның һәркайсын савымга өйрәтергә кирәк. Өйрәткәндә төрле хәлләр була: тибәләр дә, егылалар да. Иртәнге сәгать 5тән 8-9ларга кадәр дәвам итүче савымнан соң да алар өйгә кайтып китмиләр. Бозаулаган сыерларны торакка алып кайталар. Ташланганнарын, киресенчә, башка абзарга күчерәләр. Өйгә кайтып җитәргә дә өлгермиләр, икенче савымга йөгерергә кирәк. Анысы кичке сәгать 8ләргә кадәр дәвам итә.

 

“Кайчак өйгә кайткач кулны да селкетәсе килми, әмма кирәк, – ди Наталья. – Бакча, мал-туар, ашарга пешерү, җыештыру. Ирем Саша механизатор булып эшли, ул да караңгыга кадәр – басуда...”

 

“Сезнең эш урынын алыштыру турында беркайчан да уйлаганыгыз булмадымы?...”

“Без аны беркая да җибәрмибез!” – дип җавап бирергә өлгерә аннан алдан Галина Михайловна. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев