Әгерҗе районы сөт саву буенча республикада 12 урында тора
Район буенча бер сыердан уртача көнлек савым 26 килограмм тәшкил итә
Әгерҗе районы республикада сөт саву буенча уникенче урынга күтәрелде. Район хуҗалыкларында тәүлеклек савым 60,1 тонна тәшкил итә. “Нәүрүз” ширкәтендә 41,7 тонна сөт савыла. Күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда, 870 килограммга күбрәк.
«Наҗар» хуҗалыгында тәүлеклек савым - 4,2 тонна (узган елның шушы чорына караганда, 145 килограммга кимрәк). Сарсак-Омгада «Саетов» крестьян-фермер хуҗалыгында һәркөнне 8,7 тонна сөт савалар (4,8 тоннага күбрәк). Калган фермер хуҗалыкларында бу күрсәткеч - 5,4 тонна.
Район буенча бер сыердан уртача көнлек савым 26 килограмм тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев