Әгерҗе районы Татарстанның сөт тармагында алдынгылыкка омтыла
Безнең район сөт саву буенча 11 урында
Әгерҗе районы Татарстанның авыл хуҗалыгында үз позицияләрен ныгытуны дәвам итә, дип хәбәр итә Администрациянең матбугат хезмәте. Игенчеләрнең тырыш хезмәте һәм тармак үсешенә аерым игътибар нәтиҗәсендә Әгерҗе сөт саву буенча республикада 11 нче урынга күтәрелде!
Район җитәкчелегенең махсус контролендә - сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре!
Һәм менә беренче нәтиҗәләр:
- Район хуҗалыкларында тәүлеклек савым 60 тоннадан артык тәшкил итә!
- «Нәүрүз» ширкәтендә 41,7 тонна сөт савыла;
- «Наҗар» хуҗалыгында - 4,2 тонна сөт!
- Сарсак-Омгада «Саетов» хуҗалыгында һәркөнне 8,7 тонна сөт савыла;
- Башка фермер хуҗалыкларында бу күрсәткеч - 5,4 тонна!
- Район буенча бер сыердан уртача көнлек савым 26 килограмм тәшкил итә!
Бу алга таба үсеш өчен менә дигән нәтиҗә һәм стимул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев