Әгерҗе районына ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры килде
Марат Җәббаров хуҗалыкларда булды, район активы белән очрашты, басуларны карады
Бүген, 25 июльдә, Әгерҗе районына эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде.
Аны район башлыгы Ленар Нургаянов каршы алды. Министр иң башта “Нәүрүз” ширкәтенең Яңавылдагы мегафермасында булды. Район буенча тәүлеккә 63,8 тонна сөт савыла. Күрсәткеч бер сыерга 26,5 кило тәшкил итә.
Әгерҗе районы – сөт саву буенча республикада унберенче урында. Иң күп сөт мегафермада савыла. Биредә тәүлеккә 46 тонна сөт савыла. Бу, узган елның шул чорына караганда, 5 тоннага күбрәк.
Мегафермада 4100 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның 1780е – савым сыерлар.
Быел мегафермага 955 баш токымлы таналар кайтарылган. Бүгенге көнгә шуларның 510ысы бозаулаган.
«Алдагы ел башына сыерлар санын 2100 башка, тәүлеклек сөт саву күләмен 80 тоннага җиткерү планлаштырыла», - диде Ленар Фәрит улы.
Хәзерге вакытта “Нәүрүз” ширкәтендә сенаж хәзерләү бара. Барлыгы 28 мең тонна сенаж сакланышка куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев