Әгерҗе районында чәчүгә старт бирелде
Хәерле сәгатьтә!
Май бәйрәмнәрендә басу-кырларда бөртекле культураларны җир куенына иңдерә башладылар.
Иң беренче булып Кичкетаң фермеры Владимир Гончаров фацелия чәчәргә чыкты.
"Нәүрүз" ширкәтендә Илдус Гыйльмегаянов һәм Миндар Харисов агрегаты арпа чәчүгә кереште. Салагыштан фермер Марат Мөхәммәдиев кырларында да шушы көннәрдә арпа чәчә башладылар.
Басуларда җир эшкәртү тулы көчкә бара. Күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын тукландыру соңгы гектарларда алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев